Дөньяда ниләр бар?
7 июнь 2023, 06:04

“Томан” Радий Хәбировка бүләк ясаган

Хәрбинең отпускка кайтуын язган идек. 

Республика Башлыгы бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә язып чыккан.

Фотосурәттә – “Томан” позывнойлы хәрби. Ул махсус хәрби операция зонасында үзенең бурычын  намуслы һәм батырларча үти. Бүгенге көндә ул туган ягында отпускада. Бүген без “Томан” белән “Медиаҗыен” форумында күрештек. Ул миңа шушы шевронны бүләк итте.

Бу – Русия Герое Александр Доставалов исемендәге ирекле батальонның талисманы. Шевронда башкорт хәрбие сурәтләнгән. Ул тирән мәгънәгә ия. Аның нигезендә  батырлык, кыюлык һәм  куркусызлык үрнәге булган “Төньяк амурлары” сурәтләнгән.

“Томан”га һәм барлык егетләргә уңышлар телим. Җиңү белән көтәбез!"

Чыганак: vk.com/radiyhabirov

 

“Томан” Радий Хәбировка бүләк ясаган
“Томан” Радий Хәбировка бүләк ясаган
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас