Дөньяда ниләр бар?
7 Июня 2023, 16:20

Хәзер бар вакытын гаиләсенә багышламакчы

Бер сәяхәтче хатынын ун елга калдырып дөньяның бөтен илләрен урап чыккан.

Хәзер бар вакытын гаиләсенә багышламакчыХәзер бар вакытын гаиләсенә багышламакчы
Хәзер бар вакытын гаиләсенә багышламакчы
 Даниядән Тор Педерсон 2013 елда юлга чыккан. Ул хыялын 4 ел эчендә тормышка ашырырга уйлаган, әмма бөтен планнар да уйлаганча килеп чыкмый шул. Мәсәлән, пандемия аркасында ике елын гына Гонконгта үткәрергә туры килгән.
Педерсон самолетта очулардан читләшкән. Шул сәбәпле 351 автобуска, 158 поездга, 37 контейнеровозга, 33 көймәгә, 9 йөк машинасына, 2 круиз лайнерына, ат арбасына, полиция машинасына һәм яхтага күчеп утырган.  Моннан тыш, сәяхәтче мотоциклларда, такси ,метрода, микроавтобуслар һәм травмвайда йөргән. 
Ир июльдә гаиләсенә әйләнеп кайткач сәяхәте турында китап язу нияте турында белдергән.  Моннан тыш, картайган ата-аналары белән үткәрә алмый калган вакытын кызганган. Ул балалар үстерү теләген дә белдергән.
 
 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас