Дөньяда ниләр бар?
5 июнь 2023, 06:26

Низаг алмасы

Таулы Карабахта 35 ел барган канкоешлы низагтан соң, берничә көн элек, Әзербайҗан белән Әрмәнстан тынычлык турындагы килешүгә табан зур адым ясады.

Низаг алмасыНизаг алмасы
Низаг алмасы

Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян Әзербайҗанның территориаль бөтенлеген тану аның Таулы Карабах җирләре өстеннән суверенитетын күзаллавын белдерде.

         Әрмәнстан җитәкчесе Никол Пашинянның Таулы Карабахның Әзербайҗанның өлеше булуын танырга әзер булуы — зур вакыйга.

Русия президенты Владимир Путин вакыйгаларның мәсьәләне көйләү ягына таба борылуын, ләкин бөтен сорауларның чишелеп бетмәвен билгеләде. Күпъеллык низагтан чыгу мәсьәләсе — 25 майда Мәскәүдә, 1июньдә Кишиневта Европа сәяси җәмәгатьчелеге саммиты кырларында тикшерелде. Беренче очрашуда яклар документка кул куймады: Никол Пашинян Лачын коридорын ачу мәсьәләсен кабыргасы белән куйды.

         Лачын коридоры — ул  6 км. озынлыгындагы юл участогы. Әрмәнстан чигеннән танылмаган  Таулы Карабах Республикасы башкаласы Степанекертка кадәр сузыла. 44 көнлек сугыштан соң  аны Русия үз контроле астына алды.

Башта Лачын юлына Әзербайҗан экологик активистлары аркылы төште.  Алар табигать ресурсларын контрольсез үзләштерүгә каршы протест белдереп, бу юлдан Русия хәрбиләре һәм Кызыл Хач машиналарыннан тыш, башка машина һәм фураларны үткәрмәде. Аннары Әзербайҗан Таулы Карабахка газ агымы магистрален япты һәм берничә атнадан өлешләтә генә ачты. Шуннан соң Әрмәнстан Лачын коридорын япканы өчен Әзербайҗанга карата чаралар кабул итүне таләп итеп БМОның Халыкара судына мөрәҗәгать итте. Төбәк шәһәрләрендә ут, су, кирәк-ярак товарлар кытлыгы туа, йөзләрчә предприятие эштән туктый, меңнәрчә кеше эшсез кала. Юл ябылу сәбәпле бик күпләр туган йортларына кайта алмый. Әмма блокадага карамастан,  Таулы Карабахка гуманитар ярдәм ташылган.

         Әрмәнстан властьлары өчъяклы килешүгә сылтанып, Русия илчеләрен һәм тынычлык саклаучы хәрбиләрен Лачын коридорын пассажир транспорты һәм йөк машиналары өчен ачарга чакырды.  Әмма Русия ике арадагы низагка актив кысылмады, тыенкы караш саклады һәм Әзербайҗанны блокаданы бетерергә мәҗбүриләмәде.

Фото: kavkazru.press

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас