Дөньяда ниләр бар?
5 июнь 2023, 06:37

БРИКС киңәерме?

Венесуэла президенты Николас Мадуро илнең БРИКСка керергә теләве турында белдергән.

БРИКС киңәерме?БРИКС киңәерме?
БРИКС киңәерме?

Венесуэла президенты Николас Мадуро Бразилия лидеры Луис Инасиу Лула белән очрашуда илнең БРИКСка керергә теләве турында белдергән.

         «Әгәр Венесуэладан БРИКСка кушылырга телисезме дип сорасалар, Венесуэла «әйе» ди, без БРИКСның бер өлеше булырга, яңа архитектура һәм глобаль сәясәт төзүдә катнашырга телибез»,—дигән Мадуро. БРИКС иң куәтле биш илдән оешкан һәм хәзер ул башка төрле дөньяны күрергә теләүчеләрне магнит сыман үзенә тарта, дип билгеләгән Венесуэла лидеры.

         Күптән түгел Бразилия доллардан баш тарту өчен БРИКСның бердәм валютасын булдырырга тәкъдим иткән. Сәгуд Гарәбстаны, Иран, Мисыр, Алжир, Бахрейн һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең БРИКСка кушылырга теләүләре билгеле. Ә Аргентина быелдан ук бу оешмага керергә тели.

         БРИКСка кергән илләр: Русия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка. Аларның чираттагы очрашуы быел августта Көньяк Африка Республикасында үтәчәк.

Фото: tvzvezda.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас