Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
3 июнь 2023, 10:14

Байден ник егыла?

АКШ президенты, бар дөньяны гаҗәпләндереп, туктаусыз егыла да егыла.

Байден ник егыла?
Байден ник егыла?

Аның бу галәмәте халык арасында төрле фаразлар тудыра. Хәер, миңа калса, 80 яшьне узган карт кешедә була торган хәлләр.
Американың билгеле кардиологы Джонатан Рейнер, Байденның чираттагы егылуыннан соң, аңа таякка таянып йөрергә киңәш иткән. Байденның соңгы егылуы 1 июндә, АКШ хәрби-һава көчләре академиясен тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру вакыйгасында булган. Ул үзе моны комы тутырылган капчыкка абындым дип аңлатып маташкан. Янында булган офицерлар 80 яшьлек президентны күтәреп бастырган.
Рейнер Байденның моңа кадәр егылуларын да искә алган. Байденның гәүдәсен катырып һәм аякларын кыштырдатып сөйрәп йөрүе артрит аркасында дип саный. Шуңа да аңа тигезлекне саклау кыен икән.
Табиб Ак йорт хуҗасына саграк булырга киңәш иткән һәм таякка таянып йөрү хәерлерәк булыр дигән. Бәлки, аңа таякка таянып йөрү охшамыйдыр, ләкин бар халык алдында егылып яту тагын да күңелсезрәк бит, дигән Рейнер.
Картлык үзләрен дөнья тоткасы итеп санаучыларны зәгыйфьләндерә шул...

Фото:pervo.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: