Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
2 июнь 2023, 11:11

Русиядә ике армия һәм яңа подразделениеләр булдырачаклар

Күрәсең, илдәге вакыйгалар моңа этәрә. 

esse.24newnews.ru
Фото:esse.24newnews.ru

2023 елда Русия Кораллы Көчләрендә ике армия, армия корпусы, яңа хәрби-диңгез районы, биш дивизия, 26 бригада һәм ике хәрби округ — Мәскәү һәм Ленинград округлары  оештырылачак. Бу хакта Генераль штаб начальнигы урынбасары генерал-полковник Евгений Бурдинский Оборона министрлыгының «Русия Хәрби комиссариатлары» журналында дөнья күргән мәкаләсендә белдерә. Аның сүзләренчә, Кораллы Көчләр составын күбәйтү, аларның санын арттыру һәм яңа подразделениеләр булдыру буенча масштаблы бурычларны кыска вакыт эчендә үтәргә кирәк.

Моңа кадәр  Русиянең дүрт Флоты һәм Каспий флотилиясе хәрби округлар буйсынуыннан чыгарылачак һәм Хәрби-Диңгез Флоты (ВМФ) баш командованиесенә турыдан-туры буйсынуга кайтачак дип хәбәр ителгән иде. Флотларны һәм флотилияне икеләтә буйсынудан чыгару турында карар кабул ителде. Шул ук вакытта Төньяк флот хәрби округ статусын саклап калачак һәм турыдан-туры Хәрби Диңгез Флоты башлыгына буйсыначак. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: