Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
2 июнь 2023, 14:13

Фахишә чакыртырга теләгән

Әмма чакыру өчен алдан акча алган  "борынгы һөнәр иясе" килмәгән...

Фахишә чакыртырга теләгән
Фахишә чакыртырга теләгән

Уфада гүзәл зат компаниясендә кич үткәрергә теләгән 20 яшьлек егет 60 мең сум акчасыннан колак каккан. Интим-хезмәтләр тәкъдим итүче игъланны ул интернеттагы сайтларның берсендә тапкан.

Күрсәтелгән номер буенча трубканы алучы булмаган. Әмма берникадәр вакыттан соң  яшь егеткә интим-хезмәтләр күрсәтүне оештыручы шалтыраткан. Уфалы егет заказ ясаган, әмма чибәркәй аңа ашыкмаган, чөнки  “оештыручы” күрсәтеләчәк хезмәтләр өчен 60 мең сум күләмдә аванс түләүне таләп иткән. Дәрте кузгалган егет шулай эшләгән дә.

Әмма егет түезмсезләнеп көткән чибәркәй килмәгән, ә телефон номеры эшләүдән туктаган.

Шулай итеп, яшь егет алданган ирләр исемлеген тутырган. Моңа чаклы “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы 23, 26, 29, 23, 19, 20 һәм 33 яшьлек уфалы ир-егетләрнең мошенниклар тозагына эләгүен язган иде. Хатын-кыз ләззәтенә сусаган егетләр  25, 100, 19, 100, 37, 95 һәм 33 мең сум акчаларыннан мәхрүм булган. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: