Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
1 июнь 2023, 22:56

Навигаторга ышанып, машинасын батырган

Кайчак техника да ялгыша шул...

Американың Каилуа-Кона шәһәрендәге турист хатын, навигаторга ышанып, машинасын елгада батырган.

Хатын, ялгышып, навигаторны тыңлый-тыңлый машинасында Хонокохау елгасына барып керә. Транспорт чарасы акрынлап елга төбенә киткәндә ул чак чыгып өлгерә. Бу вакыйга шаһитлары водитель хатынның үтә сабыр һәм акрын кылануына хәйран калган. Машинадан чыгар алдыннан ул ашыкмыйча гына әйберләрен җыеп өлгергән.

Шаһитларның берсе водитель хатынны көймәдә яр буена чыгарып куйган. Соңрак машинаны елга төбеннән чыгарганнар. Турист хатын  полициягә  навигатор күрсәтмәләренә ышандым, дип сөйләгән. Акыллы гаджет юл күрсәткәндә аңа көймәләр өчен пирска борылырга “куша”. Шуннан соң турист хатын машинасы белән елгага борыла да инде.  

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: