Барлык яңалыклар

Йоклап яткан кызларны беспилотник та уята алмаган

Мәскәүлеләргә Аллаһ ярдәмен бирсен!

Mash Telegram-каналы.
Фото:Mash Telegram-каналы.

 Илдәге вакыйгаларны күзәтеп барганнар бүген Мәскәүне дроннар атакалавын белми калмагандыр. Иртәнге сәгать алтылар тирәсендә беспилотникларның берсе Ленин проспектындагы 30 катлы йортның 14нче каттагы фатир тәрәзәсен ватып кергән. Әмма бу очучы аппарат  18 яшьлек өч студент кызны уята алмаган, алар бик каты йоклаган. Соңыннан кызларны полицейский уятып, фатирларында дрон икәнлеген хәбәр иткән. Йорттан 300 кешене эвакуацияләгәннәр.

Пилотсыз очучы аппарат, күп катлы йорт тәрәзәсен бәреп кергәндә, канатлары өзелеп, парковкадагы машиналар өстенә төшкән. Сапёрлар, аппаратны зарарсызландырып,  экспертизага алып киткән.

Әлеге  беспилотникның өч КЗ-6  кумулятив заряды булган. Алар шартламаган. Мондый заряд ярты метр калынлыктагы бетон стенаны тишеп керә  алу көченә ия. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: