Барлык яңалыклар

Яшьләр акча турында гына уйлый

Килешәсезме?

vk.com
Фото:vk.com

Русиядә һәр өченче мәктәп  укучысы теләгән һөнәрен сайлаганда беренче чиратта яхшы акча эшләү мөмкинлеген күз уңында тота. Мондый нәтиҗәләрне беренче тапкыр MAXIMUM Education мәгариф компаниясе үткәргән сораштыру күрсәткән.

Сораштыруга ярашлы, яшүсмерләрнең тагын 28 проценты булачак эшчәнлек өлкәсе белән кызыксыну  мөһим дип билгели. Һәр бишенче укучы алачак  белгечлекне  үсеш перспективасы күзлегеннән бәяли. 11 проценты сайлаган юнәлештә үз мөмкинлекләренә таяна, ә ике проценты гаилә династиясен дәвам итәргә уйлый.

Шул ук вакытта, моңа охшаш сорауга җавап биреп, Русиянең күпчелек югары сыйныф укучылары беренче чиратта булачак  һөнәрдә шәхси кызыксынуларына игътибар итсә,  аннан соң гына мәсьәләнең финанс ягы мөһим икәнлеген әйткәннәр.

Сораштыруда катнашучыларның 39 проценты фикеренчә, аена 250 мең сумнан артык акча алу мөмкинлеге яхшы хезмәт хакы булып тора. 32 проценты айга 150 мең сумнан артык хезмәт хакын лаеклы дип саный, ә 18 проценты 350 мең сумнан артык акча эшләргә теләүләрен белдергән. Һәр тугызынчы респондентның фикере буенча, айга 500 мең сум һәм аннан да күбрәк яхшы хезмәт хакы булып тора.

Шулай ук тикшеренү түбәндәгене күрсәткән:  яшүсмерләрнең 39 проценты киләчәктә нәрсә эшләргә теләүләрен беләләр. Шул ук вакытта һәр өченчесе әле укырга керү һәм алга таба белем алу турында карар кабул итмәгән, ә 26 проценты кайда укыячагын белә, әмма укуны тәмамлагач, һөнәр буенча эшләячәкме, юкмы икәнен төгәл аңламый.

Эх... Ә менә без укыган чакта профессия күңелгә  якын булырга тиеш дип тә уйлый идек... 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: