Барлык яңалыклар

Мәскәүдә иң кыйммәтле самокатны урлаганнар

Бу хәл транспортның хуҗасы төнлә  тамак ялгаганда булган. 

24newnews.ru
Фото:24newnews.ru

Төнлә гаражында шаурма ашаган вакытта бер  ирнең электр самокатын чәлдереп киткәннәр. Бу электр самокаты – Русиядә иң кыйммәте, ди.  

Вакыйга башкаланың Пресненский районында теркәлгән. 30 яшьлек ир төнге сәгать икеләрдә Dualtron X2 Limited электр самокатында (бәясе – якынча 480 мең сум тирәсе) шаурма капкалап алырга дип Шмидтов юлында урнашкан гаражына килгән. Ир сүзләре буенча, самокат рулендә 130 мең сум кулакча салынган сумка да булган. Самокатын ул гаражга кертеп тормаган (төнге сәгать икедә кем анда йөрсен инде?!) 20 минутлап вакыт үтүгә  тамак ялгап алган ир тышка чыккан. Һәм ни күзләре белән күрсен: самокатыннан да, сумкасыннан да җилләр искән. Ул шунда ук полициягә чапкан. Самокатын биш көн элек 487 мең сумга сатып алуын сөйләгән. Ә менә төн уртасында шулкадәр кулакчаны кая илтергә теләвен әйтмәгән... Полиция тикшерү оештырган.

Dualtron X2 Limited самокаты сәгатенә 110 км тизлек белән йөри һәм барлыгы  170 км ара үтә ала. 200 кг йөкләнешне күтәрә ала.

Бурлар йокламый шул, төнлә аеруча...

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: