Барлык яңалыклар

Балык тотып утырганда...

Ир белән хатын бата башлаган баланы күреп калган. 

bangkokbook.ru
Фото:bangkokbook.ru

Кыйгы районында яшәүче гаилә пары судагы фаҗигане булдырмый калган. Зенфира Нигъмәтова белән Рәҗәп Сәйфуллин Югары Кыйгы авылындагы буада балык тотып утырганнар. Кайсыдыр бер мизгелдә алар бата башлаган баланы күреп калган. Батырлык кылган ир белән хатын турында Кыйгы районы хакимияте башлыгы Зөһрә Гордиенко сөйләгән.

Рәҗәп Могътәбәр улы озак уйлап тормыйча шунда ук суга ташлана, ә Зенфира Рәфкать кызы ашыгыч ярдәм бригадасын чакырта. Медиклар килгәнче ир белән хатын баланы судан алып чыккан һәм беренче ярдәм күрсәткән. Бала ул вакытка һушын югалтып өлгергән. Әлеге вакытта сабыйның хәле канәгатьләнерлек.

“Авыл биләмәләре башлыклары һәм оешмалар җитәкчеләре белән узган оператив киңәшмәдә гаилә парын аларның батырлыклары, фидакарьлекләре һәм битараф булмаулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткердем. Зенфира Рәфкать кызы, Рәҗәп Могътәбәр улы, сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер телим!” – дип язган социаль челтәрләрендә район җитәкчесе. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: