Барлык яңалыклар

Югалган балалар табылган!

Алар ни хәлдә?

Югалган балалар табылган!
Югалган балалар табылган!

Алар ни хәлдә?

 

Кичә «БашРегионСпас»  волонтерлар төркеме югалган сабыйларның табылуы турында хәбәр итте.

Кичә иртән 9 яшьлек малай уйнарга чыккан һәм сөйләшенгән вакытка өйгә кайтмаган. Әти-әнисе аны эзләп таба алмагач 112 саннары буенча шалтыратып, коткаручылар отряды хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткәннәр.

 

Тиздән волонтер акыт исәбен югалтып, бер сәгать элек үк өйгә кайтырга тиеш булуын онытып, уйнап йөрүче малайны тапкан.

 Баланы әти-әнисенә тапшырганнар, алар. үз чиратында, тиз ярдәмгә килгән өчен коткаручыларга рәхмәт белдергән.

 

Биш минут узуга тагын теелфон шалтыраган. Бу юлы 11 яшьлек кызның һәм абыйлы-сеңелле балаларның әллә кая булуы турында хәбәр килгән.

Мәгълүмат җыйган арада ике сабыйның табылуы мәгълүм була, алар да исән-сау, өйдә инде..

 

«Кыз баланы эзләргә чыгабыз. Берничә волонтер шул урында инде тагын ике экипаж очып килеп җитеп килә, башкалары акрынлап тартыла.

  Кызны әтисе тапкан. Ул безгә булуыбыз һәм оперативлык өчен рәхмәт белдерде. Бер сәгать эзләү вакыты агышында дүрт бала табылды. Җанга якын дүрт хәбәр – «Табылды. Исән.», — дип белдерде «БашРегионСпас»та волонтер..

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: