Барлык яңалыклар

Туры эфирда кулын чабып өзгән

Блогерлар акылдан яза, ахры...

ВКонтакте
Фото:ВКонтакте

Кытайның Сямынь шәһәрендә бер ир туры эфирда блогерга һөҗүм иткән һәм аның кулын кылыч белән чабып өзгән. Стример (үзен туры эфирда төшереп күрсәтүче)  эфир барышында дусты белән аралашканда кулына кылыч тоткан ир кадрга килеп кергән. Ул алып баручы һәм аның дустына һөҗүм итә башлаган. Конфликт нәтиҗәсендә  стример  кулын югалткан. Бу хәл социаль челтәрләрдә таралучы видеога эләккән. Һөҗүм вакытында трансляцияне 99 кеше караган.

Видеода һөҗүм итүче ирдән качарга теләүчеләр күренә. Күп тә үтми трансляция барган урынга ашыгыч ярдәм белән полиция килеп җитә. Баксаң, Ло атлы шикләнелүче стример һәм аның дусты  белән Douyin кушымтасында (Кытайда TikTok аналогы) моңа кадәр бик каты талашкан булган. Шуңа аларга ташланган да.

Җәрәхәтләнгән ике ир дә дәваханәгә озатылган. Чабып өзелгән кулыннан башка стример һәм аның дустының аркалары яраланган. Җәрәхәтләр аларның гомеренә янамый, диелә.

Социаль челтәрләрдә җирдә чабып өзелгән кул яткан фотосурәтләр таралган. Интернет-кулланучылар һөҗүм итүчене җәзага тарттыруны таләп итә.

Һөҗүмнән соң берничә сәгать үтүгә полиция хезмәткәрләре шикләнелүчене эзләп тапкан һәм кулга алган. Тикшерү дәвам итә.

Блогерлык, стримнар төшерү дип, подписчиклар җыеп, лайклар санап акылдан шашалар инде... 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: