Барлык яңалыклар

СВОга җибәрер өчен, дигәннәр

Күктә очучы дроннар соңгы арада бар халыкны коткыга сала. 

m.daytimenews.ru
Фото:m.daytimenews.ru

Камералар белән җиһазландырылган кулдан ясалган өч дрон Подмосковьеның Химки шәһәрендә хәрби техника өстендә очып йөргән. Полиция тиз арада операторларны ачыклаган, тегеләр исә дроннарны СВОдагы хәрбиләр өчен ясадык, дигән.

SHOT Telegram-каналы язуынча, “Пятницкие луга” торак комплексында яшәүчеләр, кичә кич якынча 300 метр биеклектә очучы өч беспилотникны күреп, шүрләгәннәр һәм полиция чакыртканнар. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре дроннарның хуҗаларын тиз ачыклаган. Алар – 39 һәм 47 яшьтәге Мәскәүдә яшәүче ике ир. Ирләр белдерүенчә, алар төрледетальләрдән өч дрон җыйган: кайсыбер запас частьларны 3D-принтерда бастырган, калганнарын “Али-экспресс”тан алган. Ирләр беспилотникларны махсус хәрби операция зонасына озатыр өчен аларның ничек эшләүләрен тикшереп караган. Әмма ни сәбәпле дроннарны нәкъ хәрби техника өстенә очыруларын ирләр анык аңлата алмаган.

Полицейскийлар ирләрдән дроннарны, идарә итү пультларын, махсус күзлекләрне һәм ноутбукларынны тартып алган. Тикшерү оештырганнар.

Әйткәндәй, 3 майдан Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербургта беспилотниклар очыру тыелган. Дроннар очыру өчен властьлардан махсус рөхсәт алырга кирәк. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 




Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: