Барлык яңалыклар

Банк хезмәткәре клиентны мошенниклардан коткарган

Афәрин!

Уфа буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсеннән.
Фото:Уфа буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсеннән.

Башкала полициясенә мошенниклык кылырга маташу турындагы гариза белән банк хезмәткәрләе мөрәҗәгать иткән. Күрсәтелгән адрес буенча тиз арада тикшерү-оператив төркеме килеп җиткән.  68 яшьлек пенсионер ханым полицейскийларга түбәндәгене сөйләгән. Кичен аңа мессенджерларның берсенә шалтыратканнар. Әңгәмәдәш билгесез ир-атның аның исеменә зур күләмдә кредит рәсмиләштерергә теләвен хәбәр итә. Моңа юл куймас өчен тиз арада үзаллы  шундый ук заем алып, кредит лимитын бетерергә кирәк. Ә акчаларны банкоматтан салдырып, аларны “хәвефсез исәп”кә күчерергә кирәк.

Аферистка ышанып, икенче көнне нишләргә белмәгән хатын банкка барып, кредитка заявка тутырган. Банк хезмәткәре аның кредит алуы максаты турында кат-кат сорашкан. Әмма пенсионер ханым, телефон инструкцияләре буенча, акчалар гаилә ихтыяҗларына кирәк дип аңлаткан.

“Шулай да, банк хезмәткәре телефон мошенниклары хәйләләре турында сөйли башлаган. Шулчак клиент хатын, айнып киткәндәй, әле аның белән нәкъ шундый хәл булуын сөйләгән. Банк хезмәткәре, хатынны операцияне туктатырга күндереп, бу вакыйга турында полициягә мөрәҗәгать иткән. Банк хезмәткәрләренең битараф булмавы аркасында җинаять кылуны туктату һәм пенсилнер хатынның 350 мең сумнан артык акчасын саклап калу мөмкин булды”, – диләр Уфа буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсендә.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча 10нчы полиция бүлеге начальнигы Ренат Закиров Зарина Вәлиевага күрсәткән уяулыгы өчен рәхмәт белдерде. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: