Барлык яңалыклар

Банан алырга килеп, баеган

Эх, барыбыз да шулай ансат кына баесак иде!..

ru.dreamstime.com
Фото:ru.dreamstime.com

АКШта яшәүче хатын супермаркетта банан бетүе аркасында  баеган.  Аппоматтокс шәһәрендә яшәүче Нэнси Уэбб,   кибеткә баргач, төрле азык-төлек белән бергә  банан да алырга теләгән. Әмма бу җимеш беткән булган. Шуңа күрә икенче көнне ул янә шул кибеткә килгән. Банан белән ул лотерея билеты да сатып алган.

Америкалы ханым сүзләренчә, ул лотереяда сирәк катнаша. Парковкага чыгу белән хатын  лотерея саннарын тикшереп караган. Нәтиҗәдә ул 300 мең сум акча отуын аңлаган. Әлегә  Уэбб откан акчалар белән нишләргә теләвен беркемгә дә әйтмәгән. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: