Барлык яңалыклар

Саммитта ни турында сөйләшкәннәр?

Япониянең Хиросима шәһәрендә G7, ягъни зур җиделе илләре, өч көнлек саммит үткәрде.

Саммитта ни турында сөйләшкәннәр?
Саммитта ни турында сөйләшкәннәр?

19-21 майда үткән зур киңәшмәләрендә Бөек Британия, Германия, Италия, АКШ, Канада, Франция һәм Япония ун сессия үткәргән. Алар Украинадагы хәл-вакыйгалар һәм атом-төш коралын чикләү, дөньякүләм икътисад һәм азык-төлек иминлеге турында сөйләшкәннәр. "Зур җиделе" эшенә Австралия, Бразилия, Вьетнам, Һиндстан, Көньяк Корея, Украина һ.б илләр җитәкчеләре дә чакырылган.
G7нең 40 битлек йомгаклау коммюникесында саммит эшчәнлегенең төп темасы - Украина мәсьәләсенә нибары бер абзац багышланган. Анда Украинага хәрби, финанс һәм гуманитар ярдәм күрсәтүне дәвам итү турында әйтелгән. Шулай ук Русиянең генә түгел, Мәскәү гамәлләрен яклаучыларның да чыгымнарын арттыру буенча чаралар күреләчәге билгеләнгән. Алар кайсы дәүләтләр - исемнәрен атамаганнар, әмма Һиндстан һәм Бразилия, шулай ук Азия, Африка һәм Көньяк Американың кайбер илләренә Украина мәсьәләсендә карашларын үзгәртү буенча мөмкинлек бирү ихтималы бар дип билгеләгән Франция президенты Эммануэль Макрон. G7 коммюникесында шулай ук Иранны Украина конфликтында Русия яклы булмаска һәм пилотсыз очу аппаратлары тапшырудан тыелырга чакырганнар.
G7 илләре Русия энергия чыганакларыннан этаплап баш тартуны тизләтмәкчеләр. Моннан тыш, Мәскәү Украинага салган зыянны капламый торып Русия активларын "катыру"ны дәвам итәргә килешкәннәр. Шулай ук Русиягә сәнәгать корылмалары һәм технологияләр экспортын чикләүне дәвам итәчәкләр.
Янә дә, Русиягә каршы башка төрле чикләүләр арасында, Евросоюз дөньяның йөзгә якын компаниясенә чикләүләр әзерли. Бу компанияләрнең санкциягә эләккән товарларны өченче илләр аша ЕСтан Русиягә озатулары ачыкланган. Моннан тыш, Лондон Русия банкларын дөньякүләм финанс системасыннан читләштереп, илнең хәрби куәтенә зыян салырга тырышачак. Лондон шулай ук Русиядән алмаз, бакыр, алюминий, никель сатып алуны тыячак. ЕС та Русия белән алмаз сәүдәсен чикләү ниятен белдергән. Русия экспертлары исә, Русия даими санкцияләр шартларында яшәргә күнекте һәм мондый чикләүләр куркытмый дип саный.
Саммитта Киевка F-16 самолетларын тапшыру буенча бәхәс купкан. Киев көзгә кадәр берничә дистә истребительгә өметләнә. ГФР канцлеры Олаф Шольц Украинага истребительләр тапшыру ихтималлыгы тикшереләмәячәк дигән. Италия премьер-министры Джорджа Мелони да шундый ук белдерү ясаган. Ак йорт исә истребительләре бирү буенча союздашларының теләсә нинди карарларын ихтирам итәчәген билгеләгән. Әлегә, АКШны да кертеп, бер ил дә Украинага F-16 истребителен бирү бурычын алмаган. Әгәр АКШ Украинага самолетлар бирсә, ул зур куркыныч тудырачак конфликтны көчәйтәчәк кенә дип исәпли Русия сәясәтчеләре.

Фото:gosrf.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: