Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы рәисе Тедрос ГЕБРЕЙЕСУС ковидка караганда куркынычрак яңа пандемия ихтималлыгын күз уңыннан ычкындырмау мөһимлеге хакында белдерде.
«Яңа авырулар һәм үлемнәр таралуына китерә алучы (Ковидның) башка варианты пәйда булу куркынычы кала. Шулай ук тагын да үлемечлерәк яңа патоген пәйда булу куркынычы бар. Дөнья бу куркынычны кире кагарга әзер булырга тиеш».
5 майда Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы COVID-19 вирусы таралуы белән бәйле дөнья сәламәтлек саклау өлкәсендә гадәттән тыш хәлләрнең төгәлләнүе турында игълан итте. Аның сүзләренә ярашлы, коронавирустан бөтен дөньяда 20 миллионнан артык кеше үлгән.
Фото:dailystorm.ru