Барлык яңалыклар

Венгрия Төркияне кисәткән

Бу хакта Төркия эчке эшләр министры Сөләйман Сойлу белдергән.

Венгрия Төркияне кисәткән
Венгрия Төркияне кисәткән

Венгрия эчке эшләр министры Шандор Пинтер Әнкарадагы президент сайлауларында Американың кысылу ихтималлыгы турында кисәтте. Бу хакта Төркия эчке эшләр министры Сөләйман Сойлу белдергән.

         Бөтен дөнья буйлап АКШ исеменнән төсле революцияләрне финанслаган Америка миллиардеры Джордж Сорос Венгриядә барган сайлауларга да йогынты ясарга тырышкан, әмма премьер-министр Виктор Орбан илдән миллиардерны һәм аның кешеләрен куып чыгарган.

         «Орбан үзенең сайлау кампаниясен ЛГБТ буенча референдумга әйләндерде һәм бу кампанияне 80 процент җиңү белән тәмамлады. Венгрия эчке эшләр министры Пинтер — минем дустым. Без даими бәйләнештә торабыз. Ул безгә АКШ казначейлыгының акча җибәрүе турында сөйләде, безне сак булыгыз дип кисәтте»,—дигән Сойлу.

         Төркиядә президент сайлауларының икенче туры 28 майда үтәчәк. Дәүләт җитәкчесе вазифасы өчен илнең гамәлдәге президенты Рәҗәп Эрдоган һәм оппозициядәге сәясәтче Кемаль Кылычдароглы көрәшәчәк. Беренче турда Эрдоган — 49,52 %, Кылычдароглы 44,88 %  тавыш җыйган.

Фото: bloknot.ru

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: