Польшаны радиоактив тузан каплаган

Бу мәгълүматларны хәрбиләр дә, Польшаның тирә-як мохит буенча агентлыгы да раслый, дип билгеләгән Шошоакэ.

Польшаны радиоактив тузан каплаганПольшаны радиоактив тузан каплаган
Польшаны радиоактив тузан каплаган

Украинада ярлыландырылган уранлы боеприпаслар юк ителгәннән соң барлыкка килгән радиоактив болыт Польша территориясен каплап алды, дип белдергән Румыния сенаторы Диана Шошоакэ.

         Бу мәгълүматларны хәрбиләр дә, Польшаның тирә-як мохит буенча агентлыгы да раслый, дип билгеләгән Шошоакэ. Аның сүзләренә ярашлы, Хмельницкий өлкәсендә урнашкан корал келәтләрендә ярлыландырылган уранлы танк снарядлары да сакланган. Украинага аларны Бөек Британия биргән булган.

         Сенатор уран боеприпасларыннан радиоактив тузанның  җил белән Хмельницкий өлкәсеннән Люблинга кадәр таралуын белдерә.  Радиактив тузан ике көн эчендә 400 километр ара үткән.  «Ачык һавада булган кешеләрнең авыр чирләүләре ихтимал»,—дип кисәткән Шошоакэ.

         Бу белдерүгә кадәр Русия иминлек советы секретаре Николай Патрушев Украина ягыннан Европага радиактив болыт бара дип белдергән иде. Аның сүзләренә ярашлы, Көнбатыш Киевка биргән ярлыландырылган уранлы боеприпасларны юк итү моңа сәбәпче булган. «Аларны юк итү Көнбатыш Европа ягына радиоактив болыт агылуына китерде. Польшада радиация арту теркәлгән дә инде»,— дип белдерде Патрушев.

Фото: Global Look Press.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас