Барлык яңалыклар

Музыканы йөрәге белән күрә

Күзләре күрмәс Вилдан Зәйнишев искитмәле матур җырлый. 

Валерий Шахов.
Фото:Валерий Шахов.

Әбҗәлил районы Хәмит авылында  яшәүче Вилдан Зәйнишевны республика масштабындагы йолдыз дип атарга мөмкин. Егет үзенең чиста һәм тирән тавышы беләнаны ишеткән  һәркем күңелен яулап ала. Нәкъ менә шуңа күрә талантлы башкаручы күп тапкырлар республика, бөтенрусия һәм халыкара конкурсларда җиңүче була.

Вилданның җырга булган сәләте нәселдән килә. Ата-анасы аңарда бу талантны үстерергә тырыша, сәхнәдә чыгыш ясау омтылышын хуплый, шуңа күрә ерак ара булуга карамастан, аны Аскар авылындагы музыка мәктәбенә йөрткәннәр. Ә бу бер якка гына 200 километрга якын ара...

Малай профессиональ җырчы булырга хыяллана, киләчәктә үзен зур сәхнәдә күрә. Әмма  малайның якты планнары көннәрдән-беркөнне  юкка чыга. Алтынчы сыйныфта укыганда Вилданның башына ашыгыч операция таләп ителә. Операцияне ясыйлар, әмма аның нәтиҗәсендә Вилдан күрмәс була. Шуңа аңа музыка мәктәбендәге дәресләрен ташларга туры килә.

Шулай да, бу хәлгә карамастан, Вилдан Зәйнишев оптимизмын һәм иҗатка булган мәхәббәтен югалтмаган. Ул төрле чараларда чыгыш ясый, һәвәскәр дәрәҗәдәге булса да конкурсларда катнаша.

23 яшьлек Әбҗәлил егете тавышы һәм аның тормыш тарихы  “Башинформ” агентлыгын таң калдырган. Агентлык журналистлары Вилдан белән  ВКонтакте төркемендә узган “Авырлыкларны җыр белән җиңәчәкбез” конкурсы кысаларында танышкан.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: