Кытайга ишекләребез ачык

Мишустин Кытайга шәхсән Кытай җитәкчесе Си Цзиньпин чакыруы буенча барды.

Кытайга ишекләребез ачыкКытайга ишекләребез ачык
Кытайга ишекләребез ачык

23-24 майда Русия хөкүмәте җитәкчесе Михаил Мишустин Кытайга ике көнлек эш сәфәре кылды. Мишустин Кытайга шәхсән Кытай җитәкчесе Си Цзиньпин чакыруы буенча барды.

         Эшлекле очрашу вакытында мәдәният һәм мәгарифтән тыш, малтабарлык һәм сәнәгать өлкәләрендә хезмәттәшлек буенча сөйләшүләр барган. Шулай ук транспорт, энергетика (атом) һәм логистика мәсьәләләре тикшерелгән. Биредә ике ил арасында тормышка ашырылучы «Бер пояс — бер юл» проектына басым ясалган.

         Шанхайда үткән чарада Русия вице-премьерларыннан, министрларыннан, губернаторларыннан, иң эре 15 предприятие вәкилләреннән торган зур делегация катнашкан.

         «Малтабарлык алып баруга дөньяның теләсә кайсы почмагы өчен Русия ишекләре ачык. Әмма Кытай малтабарларын тәү чиратта көтәбез. Кытай — Русия өчен беренче санлы стратегик партнер»,—дигән Михаил Мишустин.

         Русия-Кытай арасындагы товар алмашын елына 200 млрд. долларга җиткерү планы чираттагы тапкыр яңгыратылган. Һәм Мәскәү белән Пекин бу планны, һичшиксез, арттырып үтиячәк. Бу әледән үк ачык күренә. Ике арада елның тәүге 3 аенда ук, 2022 елга караганда, товар әйләнеше 40 процентка җиткән. Бу 52 млрд. доллар дигән сүз. Доллар дигәнлектән, Мәскәү белән Пекин доллардан баш тартырга җыена. Мишустин билгеләвенчә, 2021 елда исәп-хисапның чирек өлеше генә милли валюталарда башкарылса, хәзер исә өчтән ике өлеше.

         Шулай ук Русиядә Кытай валютасы юань артачагы фаразлана. Быел Русия банкы системасында, 2022 елга караганда, юаньнәрдә операцияләрнең ун тапкырга артуы көтелә.

         Мөһим сөйләшүләр телдә генә калмасын өчен Русия белән Кытай мөһим документларга кул куйдылар. Килешүләр медицина, транспорт, мәгариф, финанс, төзелеш, спорт, туризм һ.б. күп тармакларга кагыла.

Фото: sensaciy.net

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас