

Шулай дип белдерде Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров.
Мондый җавапсыз линия атом-төш коралына ия булган державаларның сугыш куркынычын арттыра, дип саный министр.
Русия чит ил эшләре министрлыгы Төньяк Атлантика альянсы әгъза-илләренә «мондый сценарийга юл куелмачагы турында сигналлар» җибәрә. Министр сүзләренә ярашлы, «бу сигналларны йә санга сукмыйлар, йә пропагандистик максатта тупас бозып күрсәтәләр».
Салкын сугыш елларындагы сыман кешелек дөньясы янә куркыныч, хәтта тагын да куркынычрак чиккә җитте, дип билгели Лавров. Министр шулай ук Вашингтон һәм аның союздашларының дипломатиядән баш тартуларына карата гаеп белдерде.
Фото: newtambov.ru