

Башкортстанның спорт көрәше федерациясенең беренче вице-президенты Джефф Монсон АКШ гражданлыгыннан баш тартып, Америка паспортын тапшырырга уйлаган.
Безнең илгә килгән һәм анда калган америкалы, легендар көрәшче Джефф Монсон бернинди санкцияләрсез һәм йөрәк кушуы буенча АКШ белән мөнәсәбәтләрен өзәргә җыена. Монсон еш кына үзен урыс итеп хис итүен һәм үзе карар кылуын әйтә.
"Мин бу турыда озак уйладым. Ләкин хәзер мин АКШ гражданы булып кала алмыйм. Минем Русия паспортым калачак, ә Американыкын тапшырачакмын", – ди Бразилия джиу-джитсу буенча дөнья чемпионы, элеккеге ММА көрәшчесе Джефф Монсон. Ул АКШ гражданлыгыннан баш тарта.