Укучылар телефоннарын суга салган

Бу хәл укытучы кушуы буенча булган.  

Видеодан скриншот.Видеодан скриншот.
Фото:Видеодан скриншот.

Кытайның Гуйчжоу провинциясендә укытучы мәктәпкә  смартфоннарын алып килгән өчен укучыларны гаджетларын суга батырырга мәҗбүр иткән. Бу хәл видеога эләккән. Кадрларда укучыларның бер-бер артлы телефоннарын сулы савытка салулары күренә.  

Укытучы сүзләренчә, мәктәптә мобиль телефоннар, романтик мөнәсәбәтләр, тәмәке тарту һәм алкоголь эчү катгый тыелган. Педагог бу гамәлләре белән укучыларга тыңлашмаулары өчен җәза уйлап тапкан.

Аннары, укытучы шуны да өсти: мәктәпкә смартфон алып килгән очракта ата-аналар аңа балаларга үзе теләгәнчә җәза уйлап табарга рөхсәт иткәннәр. Алар хәтта телефоннарны идәнгә бәреп ватарга рөхсәт иткән, әмма укытучы бу гамәл балалар психикасында начар чагылыр, дип уйлаган. Шуңа күрә, ата-аналар телефоннарга кагылышлы шарттан хәбәрдар булгач, балаларның буйсынудан башка чаралары калмаган.

Шулай да бу видео Кытайдагы социаль челтәрләр кулланучыларын котырткан. “Телефоннарны тартып алып, дәресләрдән соң  кайтарып булмый мени? Ата-аналарның акчалары агачта үсә микәнни?” – диелгән бер комментарийда. “Бу җәза төре әлеге мәктәп хезмәткәрләренең никадәр компетенциясез икәнен күрсәтә. Алар балаларны акыллы ысулларга өйрәтергә сәләтсез”, – дигән икенче бер кулланучы. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас