

Түбәнге Новгород өлкәсенең Урень шәһәрендә күп балалы ана начар тәртибе өчен улыннан баш тарткан.
Ni Mash Телеграм-каналы язуынча, 12 яшьлек малай хәмер эчкән, тәмәке тарткан, өйдән качып киткәләгән. Соңга ярты ел эчендә ул җиде тапкыр өйдән качып киткән, малайны балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениегә исәпкә куйганнар.
Укучының әнисе тагын ике бала үстерә. Ул малае өчен байтак административ штрафлар түләгән. Көннәрдән-беркөнне малай автопредприятие машиналары тәрәзәләрен ваткач, әнисе аңардан баш тартырга теләве турында хәбәр иткән. Малай тагын качкан.
Бу хәлдән соң малайны тапканнар һәм балалар йортына озатканнар. Якындагы алты ай вакытын ул анда үткәрәчәк. Алты ай үтүгә ана кеше улын балалар йортыннан барып алырмы, юкмы – анысы әлегә билгесез.
Нәрсә әйтергә дә белмәссең. Бала-чаганың күрәләтә бер дә юкка шулкадәр зыян салып, тәртип бозуы акылга сыймый. Җитмәсә, күпме штрафлар җыйган. Гаҗиз калган ана аптыраганнан бу адымга баргандыр инде...
Чыганак: lenta.ru