Үги әтисе бәрәңге утыртырга чакырган

Үсмергә бу ошамаган.  

   Кырымның Новониколаевка авылында 15 яшьлек үсмер бакчада ярдәм сорап үтенгән үги әтисенә полициягә гариза язган. Бу хакта “Mash на волне” Телеграм-каналы хәбәр итә.

Басма мәгълүматы буенча, укучы дуслары белән урамга чыгарга җыенган. Әмма үсмернең үги әтисе, бәрәңге утыртырга чакырып, аның планнарын бозган. Укучы бу үтенечне  мыскыллы дип тапкан.

Шулай итеп, үсмер, үги әтисе белән тиргәшкән һәм аңа үпкәләп, полициягә барган. Анда үсмер үги әтисе аны, имеш тә, кыйнаган дип сөйләгән.

Әмма тикшерү нәтиҗәсендә малайның бу сүзләре дөрескә туры килмәве ачыкланган.

Белмим инде, без буй җиткергәндә тәүдә йорттагы һәм ихатадагы эшләрне эшләдек, вакыт калса гына урамга чыга идек, анысы да, гадәттә, кичтән, эшләр беткәч була торган иде. Хәзерге балалар бигрәк назлы,  бугай...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас