Михаил Ефремовның 2024 елда төрмәдән чыгу өмете бар, ди

Аны сигез елга утыртканнар иде. 

mk.rumk.ru
Фото:mk.ru

Актер Михаил Ефремов  2024 елның язында шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителү буенча төрмәдән чыгу мөмкинлеге алала. Бу хакта аның хатыны Софья Кругликова  “Абзац” басмасына сөйләгән.

“Шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителү (УДО) алдагы елның мартында ачылачак. Әлегә Михаилның исән-сау булуын һәм газаплануын әйтә алам”, – дип сөйләгән ул.

Ефремов кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте өчен сигез елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Актер, 2020 елның 8 июнендә исерек хәлдә внедорожник руле артына утырып, хәрәкәт иткәндә  каршы як полосасына чыга һәм “Лада” машинасы белән бәрелешә, ахырда “Лада” водителе вафат була.

2020 елның 8 сентябрендә суд  Ефремовны авариядә гаепле дип таныды һәм гомуми режимлы төзәтү колониясендә сигез елга ирегеннән мәхрүм итте.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас