Властьта кем калыр?

Үткән якшәмбедә, ягъни 14 майда, Төркиядә президент сайлаулары үтте.

Властьта кем калыр?Властьта кем калыр?
Властьта кем калыр?

Алдан фаразланганча, президент вазифасына сайлауларда кандидатларның берсе дә җиңү яулый алмады. Икенче тур билгеләнде. 28 майда үтәчәк сайлауның икенче турында, мөгаен да, җиңүче ачыкланыр. Беренче турда оппозиция лидеры Кемал Кылычдароглы 45 процентка якын тавыш җыйды. Илнең гамәлдәге президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган өчен сайлаучыларның 49,5 проценты тавыш бирде. Президент вазифасына өченче кандидат Синан Оган 5,17 процент тавыш җыйган. Билгеле булуынча, беренче турда җиңү өчен кандидатларга 50 проценттан артык тавыш җыярга кирәк.
Төркиядә президент сайлауларының икенче туры да бик кызу үтәргә охшаган. Әле - иң күп тавышын җыйган Рәҗәп Эрдоган һәм Кемал Кылычдароглы өчен иң кайнар көннәр. Аннары сайлауларның икенче турына никадәр сайлаучы килер? Халык саны сайлауларга зур йогынтысын ясамый калмаячак. Беренче турда исә 88,84 процент кеше тавыш бирергә килгән булган.
Бүген исә сәяси аналитиклар Эрдоганның сайлауларның икенче турында җиңелү ихтималлыгы зур дип бәяли. Димәк, Эрдоган Төркия президенты кәнәфиен югалту ихтималлыгы алдында тора.
Безнең ил өчен Рәҗәп Эрдоганның җиңеп чыгуы яхшырак. Чөнки Эрдоган Төркия белән җитәкчелек иткән елларда Русия белән, яхшы күршегә хас булганча, тату яшәргә тырышты. Хәлбуки, Төркиянең НАТО әгъзасы булуына карамастан, ике ил арасындагы төрле яклы хезмәттәшлекне үстерде. Нәкъ Эрдоган Төркия белән җитәкчелек иткән елларда "Көньяк агым" газүткәргече төзелде, шулай ук Русия Төркиядә "Аккуя" атом станциясен төзи башлады. Болар - иң зур проектлар. Аннары Русиядән Төркиягә туристлар агымы көчәйгәннән-көчәюе дә күп нәрсә турында сөйли.
Икенче турда Кылычдароглы җиңә калса, киләчәктә ул Русиягә карата нинди мөнәсәбәттә булыр? Бу җәһәттән сәяси аналитиклар юанычлы сүзләр ишеттерми, алар аны ныграк Америкага йөз тота дип сыйфатлыйлар. Хәер, Кылычдароглы үзе дә бүгенге көндә Төркиянең НАТО әгъзасы булуы, Америка белән дуслыкны ныгытачагы, илне Евросоюзга кертү турында ачыктан-ачык сөйли. Ә менә Русия белән Эрдоган төзегән дуслык-татулыкны саклап кала алырмы? Бусын якын киләчәктә күрербез.

Фото:dailystorm.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас