Нью-Йоркны җир күтәрә алмый башлаган

Нью-Йоркта барлыгы миллионга якын бина санала.

Нью-Йоркны җир күтәрә алмый башлаганНью-Йоркны җир күтәрә алмый башлаган
Нью-Йоркны җир күтәрә алмый башлаган

Билгеле булуынча, Нью-Йорк - күккә ашкан мәһабәт дистәләрчә катлы биналар иле. Читтән караганда бик тәэсирле, матур кала. Ләкин куркыныч та. Ни сәбәпле куркыныч соң? АКШ геология хезмәте галимнәре тикшеренүләр үткәргән. Һәм алар күңелсез нәтиҗәләр ясаган - дөньяның иң зур каласында мәһабәт биналар гаять күп төзелүе сәбәпле кала акрынлап суга бата башлаган.
Нью-Йоркта барлыгы миллионга якын бина санала. Аларның гомум авырлыгы 770 млн. тонна дип исәпләп чыгарганнар. Кала шулкадәр авырлыгыннан елдан-ел бер-ике миллиметрга җиргә сеңә башлаган. Ә кайбер районнарда исә процесс тагын да тизрәк бара икән. Саннар әлегә куркыныч түгел, ләкин елдан-ел суга якынлашу мегаполисны стихияле казалар каршында зәгыйфьләндерә, ди галимнәр.
Биредә, дөнья буйлап уртачага караганда, диңгезнең күтәрелү куркынычы зуррак, дип кисәтә галимнәр. Су басулар кешеләр өчен генә түгел, биналар өчен дә хәвефле. Тозлы су йортларның нигезен "ашый".
Былтыр февральдә "Океан һәм атмосфера тикшеренүләре милли идарәсе" АКШта диңгез якындагы өч дистә елда, соңгы йөз елга караганда, тизрәк күтәреләчәк дигән фикергә килгән. Шул сәбәпле, АКШның диңгез яр буйлары калалары Нью-Йорк һәм Майами - су басу куркынычы астында.

Фото:kartinkin.net

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас