

Кытай Пекинда урнашкан чит илләр илчелекләренә һәм оешмаларына үзләренең биналарының стеналарын "сәяси пропаганда" өчен файдаланмаска чакырган.
Илчелекләр урнашкан биналарның стеналарына Украинага теләктәшлек белдерүче плакатлар ясалуы моңа сәбәпче булган. КХР чит ил эшләре министрлыгы "биналарның тышкы стеналарын пропаганда өчен файдаланмаска һәм дәүләтләр арасында ызгыш тудырудан читтә торырга" дигән өндәмә белән чыккан.
Өндәмә Европа һәм башка төбәкләр дипломатларының ачуына тигән. Белдерү Пекинда урнашкан бөтен илчелекләргә җибәрелгән, тик араларында Канада, Германия, Польша илчелекләре Украинаны яклауда аеруча тырышлык күрсәткән. Дәүләтнең үзенең ниятләрен белдерүдә бернинди киртәләр булырга тиеш түгел һәм өндәмәгә игътибар итмәячәкбез, дигән Европа дипломанты .
Фото:9111.ru