Европа буйлап корал теләнеп йөргән

Башта Финляндиядә булган.

Европа буйлап корал теләнеп йөргәнЕвропа буйлап корал теләнеп йөргән
Европа буйлап корал теләнеп йөргән

Берничә көн элек Украина президенты Владимир Зеленский Европа илләре буйлап сәфәр кылып йөрде. Аңлашылуынча, конфликтны дәвам итү өчен корал теләнеп.
Башта Финляндиядә булган. Анда Украина һәм Төньяк Европа илләре саммитында катнашкан. Дания, Исландия, Норвегия һәм Швеция премьер-министрлары белән очрашканнан соң, Нидерландиягә юл тоткан. Аннан соң Италия, Германия, Франция һәм Британиягә "сугылган".
Украина чит ил эшләре министры Дмитрий Кулеба: "Президент конкрет хәрби ярдәм пакеты буенча карарлар булмаганда чит илгә йөрми", - дип белдергән.
"Италия, Германия, Франция һәм Бөек Британиягә сәфәрләр вакытында безнең илгә оборона ярдәме күрсәтү буенча мөһим килешүләргә ирешелде. Өйгә яңа оборона пакетлары белән кайтабыз",- дигән шапырынулы белдерү ясаган Зеленский.
Финляндиягә баргач, истребительләр сораган, әмма аның үтенечен кире какканнар. Ил президенты Саули Ниинистё Хельсинки Киевка хәрби самолетларын бирмәячәк дигән. Самолетларын бирмәсә дә, 16нчы хәрби ярдәм пакетын күрсәтергә ышандырган.
Нидерландия исә Бельгия һәм Дания белән Украинага F-16 самолетларын тапшыру вариантларын тикшерүен белдергән.
Италиядә Зеленский премьер-министр Джорджия Мелони белән очрашу вакытында Украина күген яклау буенча мөһим карарлар кабул ителүен белдергән. Алар ниндирәк карарлар - бу җәһәттән анык белдерү ясамаган. Югыйсә, Мелони күптән түгел Киевка Италиянең һавага каршы оборона системаларын озатырга җыенуын белдергән булган.
ГФРга баргач Зеленский Украинага корал озату буенча бөтен чикләүләрне алып ташларга чакырган. Әмма канцлер Олаф Шольц, Украина президенты теләгәнчә, истребительләр бирергә вәгъдә итмәгән. Шулай да Шольц Берлин никадәр кирәк шулкадәр Киевка ярдәм күрсәтәчәк дип белдергән. Бүгенге көнгә Германия Киевка 17 млрд. евролык ярдәм күрсәткән. Зеленский килгәч Берлин янә 2,7 млрд. евро күләмендә хәрби ярдәм күрсәтәчәген белдергән. Германия оборона министрлыгы бу партиядә 30 "Леопард" танкы, ике дистә БМП һәм гаубица, 4 зенит-ракета комплексы, ярдәмче техника һәм боеприпаслар булуын әйткән.
Франция президенты Эммануэль Макрон да Украинага саллы ярдәм пакеты әзерләвен белдергән. Сүз дистәләрчә җиңел танк һәм бронемашина, һавага каршы оборона системалары турында барган. Моннан тыш, Франция үз җирендә Украинаның 2 меңнән артык, Польшада исә 4 мең солдатын өйрәтәчәген әйткән. Париж да Киевка истребительләр вәгъдә итмәгән.
Зеленский сәфәрен Бөек Британиядә тәмамлаган. Ул Британия премьер-министры Риши Сунак белән истребительләр буенча коалиция булдыру буенча сөйләшүләр алып барган. Киевка самолетларын бирергә вәгъдә ышандырмасалар да, Украина пилотларын нәкъ шушы F-16 самолетлар белән идарә итәргә өйрәтергә ышандырганнар. Шулай ук бихисап төрле корал бирергә булган.

Фото: smotrim.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас