

АКШ туристы Таиландта ачык люкка төшеп киткән. Ярдәм чакырырга тырышып, ул берничә көн канализациядә үткәргән.
36 яшьлек Джонатан Ваймаона (Johnathan Vaimaona) 12 майда Паттайядагы кунакханәсенә кайтканда, люкка төшеп китә. Алдагы вакыйгаларны ул начар хәтерли, ләкин берничә көн үтеп баручыларның игътибарын үзенә җәлеп итәр өчен җир астында кычкырып йөрүен сөйли. Турист сөйгәне белән нинди кунакханәдә яшәгәнен хәтерләми.
Аның канализациядән кычкыруына җирле полиция хезмәткәре игътибар итә, ул коткаручыларны чакыра. Ир-ат бик нык пычрак булганга күрә, аңа шлангтан су сипкәннәр. Зыян күрүче өшегән, калтыранып торган, ул бары тик шортыдан гына иде, дип сөйли шаһитлар. Полиция бу хәлне тикшерә башлаган.
Чыганак: lenta.ru