

Himars ракеталары атышларына сизгерлеге булган мәчене махсус хәрби операция зонасындагы сугышчы коткарган. Күп тә үтми мәче дүрт песи баласы тудырган. Койрыклы гаиләне хәрби үзенең туган ягына – Чиләбе өлкәсенә – алып кайткан. Хәзер хәрбигә ялы ахырына җиткәнче йомшаккайларга яңа хуҗалар табарга кирәк.
Яков – инженер гаскәрләре хәрбие. “Кошка (солдатлар аңа шундый кушамат таккан. –Авт. ) безнең талисманга әверелде”, – ди ул. Хәрбиләр сүзләренчә, мәче атышларны тәгаен тоемлый. Әгәр блиндажга керде икән, димәк, тыныч йокларга була – ракеталар төнлә очмаячак.
Күп тә үтми мәче симерә башлаган. Тәүдә хәрбиләр күп ашатабыз, ахры, дип тә уйлаганнар. Әмма отпускасына аз гына вакыт кала Яков блиндажда дүрт яңа туган мәче баласына тап булган. Шулай итеп, мәчеләр гаиләсе Чиләбе өлкәсенә юлланган.
Хәзер Яков яңадан махсус хәрби операция зонасына кузгалыр алдыннан нәни мәче балаларына яңа хуҗалар эзли. Бер песи баласын алганнар инде, тагын өчесенә хуҗалар табарга кирәк. Ә Кошка хәрбинең картәнисендә калачак.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.