

Түбәнге Тагилда яшәүче хатын табиблар үлгән иренең органнарын законсыз күчереп утырткан, дип шикләнә. Ир 2018 елның октябрендә вафат булган.
Иренең бөер һәм бавырын алу турында мәгълүматны хатыны аның медицина документларында тапкан. Хатын-кыз сүзләренчә, аны процедура турында кисәтмәгәннәр дә.
Тол хатын хастаханәгә салынганнан соң беренче сәгатьләрдә иренә “конкрет рәвештә бернинди ярдәм күрсәтелмәвен” сөйли. Шул ук вакытта ир-атны башта өлкә хастаханәсенә күчерүдән баш тартканнар. Инде өлкә хастаханәсенә күчергәч, соң иде инде, ди ул. “Нәтиҗәдә, алар миңа үзләре шалтыраттылар һәм: "кайгыгызны уртаклашабыз, ирегез бүген төнге сәгать икедә вафат булды", – диделәр”, – дип искә ала ул вакыйгаларны тол хатын.
Хатын сөйләвенчә, ул шунда ук табиблар иренең органнарын алырга тели дип шикләнүен таныган. Үз фаразының документаль дәлилен алгач, хатын ясалган трансплантациянең законлылыгын тикшерергә җыена.
Чыганак: lenta.ru