Үлгән әтисенең гәүдәсен туңдыргычка тыгып куйган

Мәрхүмнең улы бу кылыгын бик гади аңлаткан.

onlinetrade.ruonlinetrade.ru
Фото:onlinetrade.ru

Нидерландиядә яшәүче ир  101 яшьлек әтисенең үлеменнән соң  аның гәүдәсен туңдыргычка тыгып куйган. Моны ул әтисе белән вакыт-вакыт сөйләшеп утыру теләге белән аңлаткан.

Ландграф общинасындагы табиб озын гомерле пациент озак вакыт  дәвамында аңа мөрәҗәгать итми торгач, полициягә хәбәр иткән. Хокук саклау органнары пациентның йортын тентегәннән соң  101 яшьлек пенсионерның гәүдәсен туңдыргычта тапканнар. Баксаң, пенсионер ел ярым элек картлык чиреннән үлгән икән. Ә аның белән бергә яшәүче 82 яшьлек улы әтисенең гәүдәсен сакларга уйлаган.

Мәрхүмнең улы әтисенең гәүдәсен “аның белән аралашуны дәвам итәр өчен” туңдыруын белдергән. “Минем аны югалтасым килмәде. Югыйсә әтиемне бик сагыныр идем”, – дип аңлаткан бу кылыгын мәрхүмнең улы.

Әлеге вакытта полиция мәрхүм пенсионерның калдыклары мошенниклык  максатларында туңдырылмады икәнлеген ачыклый. Моның өчен экспертлар аның үлеменең төгәл сәбәбен  вакытын ачыкларга тиеш. Мәрхүмнең улы әлегә иректә. Күршеләре сөйләвенчә, 82 яшьлек карт үзе дә җитди авырый, ул даими рәвештә дәваханәгә йөрергә мәҗбүр, ди.  

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас