

Русия Герое Миңнегали Шәйморатов исемендәге башкорт батальоны хәрбиләре табылган көчекне сыендырганнар. “Башкорт батальоны” Телеграм-каналында язуларынча, көчеккә “Чубайс” кушаматы такканнар. Постта “Борода” позывнойлы батальон хәрбиенең “Чубайс”ка су эчереп торган фото да урнаштырылган.
Башкортстан хәрбиләренең махсус хәрби операция зонасында хайваннарны кайгыртуы беренче очрак түгел. Моңа кадәр мобилизацияләнгән якташларыбызның берсе СВО зонасына килгән гуманитар конвойдан шундый бер маэмайны алып кайтып китүләрен үтенгән иде. Хәзер хәрбине өйдә туганнары гына түгел, дүрт аяклы дусты да көтә.
Чыганак: bashinform.ru