

Соңгы арада социаль челтәрләрдә еш кына коуч, коучинг, бизнес-консультант, шәхси үсеш буенча тренер хезмәтләре тәкъдим иткән игъланнар очрый башлады. Аңлыйсыздыр, бу “һөнәрләр”нең асылында психолог белеме торырга тиеш. Әмма бу яңа һәм акчалы “һөнәр” ияләре, гадәттә, өчле-тугызлы курслар тәмамлаучы (я бөтенләй беркайда да укымаган) элекке бухгалтерлар, сатучылар һәм башка белгечлеккә ия кешеләр.
Халык шарлатаннардан алданмасын, диптер инде, Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин шәхси үсеш курслары авторларын үзләренең һөнәри яраклылыгын расларга мәҗбүр итәргә кирәк, дигән фикерне белдерде.
Аның фикеренчә, блогер-коучларның эшчәнлеге хокукый көйләүне таләп итә. Мондый укытуны оештыручыларның компетенцияләренә билгеле бер таләпләр куелырга тиеш.
Бастрыкин Дәүләт Думасына кертелгән закон проектына мондый йөкләмәне өстәүне дөрес дип саный. Ул курс авторлары катнашучыларга үз программаларын һәм федераль хакимият органнарыннан эшчәнлек башлануы турында хәбәр итәргә тиеш дип фаразлый.
Күптән кирәк иде бу, миңа калса... Бәлки, югарыда язылган таләпләр үтәлсә, халык та азрак алданыр иде, әлеге “шәхси үсеш курслары авторлары”ның дәүләтне дә миллионышар сумнарга алдау очраклары бераз кимер иде.
Чыганак: lenta.ru