

Украинаның махсус хезмәтләре Русия һәм Бәйсез дәүләтләр берләшмәсе илләрендә яшәүче гражданнардан акча талаучы мошенниклык кол-үзәкләренә хезмәткәрләр кабул итү эшен киңәйтәләр. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Украина хәвефсезлек хезмәтендәге чыганакларына таянып Русия көч структуралары хезмәткәре хәбәр иткән.
Мондый үзәкләрнең күбесе Днепропетровск һәм Запорожьеда урнашкан. Аларның төп эше – клиентларга шалтырату, сөйләшү барышында мәгълүмат җыю, кешенең нәрсәгә мохтаҗ икәнлеген ачыклау һәм клиентка барлык этапларда да булышу. Шул ук вакытта кандидат рус телен яхшы белергә тиеш. Хезмәткәрләргә аена 65 мең гривнага кадәр (1750 доллар тирәсе) хезмәт хакы вәгъдә итәләр.
Моңа кадәр Мәскәү өлкәсендә Федераль хәвефсезлек хезмәте Украина кораллы көчләренә эшләүче кол-үзәк мошенникларын ачыклаган иде. Махсус хезмәтләр Русия һәм Европа гражданнарына акча талар өчен көч ведомстволары һәм банк хезмәткәрләре булып кыланып шалтыраткан телефон аферистларын тоткарлады. Кол-үзәкне алар башкалада оештырган, ә таланган акчаларны Русиянең төрле төбәкләрендәге банкоматлардан салдырып алган. Ялланган курьерлар кулакчаны махсуслаштырылган алмаштыру пунктларына китергән дә анда бу акча крипотвалютага “әйләндерелеп”, арытаба аноним крипоткошелеклар аша Украинага озатылган.
Шуңа күрә берүк сак булыйк, бәлки, еллар буе җыйган акчаларыбызны мошенникларга бүләк итмик, җәмәгать. Таныш түгел телефон номерыннан шалтыратсалар, трубканы алмау хәерле булыр.
Чыганак: lenta.ru