

Мәскәүдә яшәүче хатын кияүгә чыгар өчен танышулар клубына алты миллион сумга якын акчасын биргән. Хәзер аның акчасы да юк, ул ирле дә булмаган.
SHOT Телеграм-каналы хәбәр итүенчә, 59 яшьлек Валентина Николаевна үзенә гомер юлдашы эзләп-эзләп тә, таба алмагач, профессионалларга мөрәҗәгать итәргә булган. Мәскәүнең үзәгендәге Покровка урамында урнашкан “Мәңге бергә” (“Вместе навсегда”) танышулар клубына барган. Бу клуб клиент ханымнарга туры килгән кандидатлар белән свиданиелар оештыру белән шөгыльләнгән.
“Вместе навсегда” клубы офисына Валентина Николаевна тәүге тапкыр ике ел элек килгән. Офис хезмәткәрләре аның белән 5 миллион 900 мең сумга хезмәтләр күрсәтү турында килешү төзегән. Клуб белгечләре Валентина Николеавнаның ир-атларга булган карашын үзгәртергә, аны кире стереториплардан арындырырга һәм нәтиҗәдә булачак гомер юлдашы белән очрашуга әзерләргә вәгъдә биргән. Әмма ахырда алар элемтәгә чыгудан туктаганнар. Валентина Николаевна һаман ялгыз, ә танышулар клубы бикле. Полиция мошенник купидоннарны эзли.
Мине кайчакта бер нәрсә гаҗәпләндерә. Кешеләрнең (бу очракта Валентина Николаевнаның) шулкадәр җыйган акчасы булгач, ул бөтенләй акылсыз түгел дигән сүз бит инде, килешәсездер. Тик нигә соң алар шундый мошенникларга бик җиңел ышана? Каян килә бу беркатлылык? 59 яшьтә... Исең-акылың китәр...