

Уфада кардиоүзәк янында менә инде 4 майдан алып тугры маэмай үзенең хуҗасын көтә. “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына баш табиб Ирина Николаевадан билгеле булуынча, кешеләр этнең ашыгыч ярдәм машинасы артыннан йөгерүен күргәннәр. Әмма пациентның кайда ятуы төгәл билгеле түгел.
“Бу эт зур, овчаркага охшаган, көрән төстә, җирән таплары да бар. Кардиоүзәк ихатасында йөри һәм күргән һәр кешегә өмет тулы күзләре белән карый. Үзен сыйпаттырмый, шулай да без аны ашатабыз. Хуҗасы таныр да килеп алыр дип ышанабыз. Этнең каралган икәнлеге күренеп тора. Кем дә булса маэмайны таныса, бу хакта хәбәр итегезче”, – дип язган социаль челтәрләрдә кардиоүзәк җитәкчесе.