

Коммуналь хезмәтләр ялгыз бухгалтерның гәүдәсен үлеменнән соң 6 ел үтүгә генә тапкан.
Бу хәл Англиядә Зур Манчестер графлыгы Болтон шәһәрендә теркәлгән. Полициядә Роберт Алтон 2017 елның май аенда 70 яшендә үлгән, дип исәплиләр. Пенсионерның үлемен озак вакыт белмәгәннәр һәм газ системаларын тикшерүне катгыйлаткач кына тапканнар. Йортта газ системасын тикшерер өчен газ хезмәте эшчеләре фатирның ишеген җимереп керергә мәҗбүр булган.
Коммуналь хезмәтләр бикле ишекне лом һәм электр пычкысы ярдәмендә ачканнар. Ишекне ачуга алар ярты метр биеклектәге почта конвертлары һәм квитанцияләргә тап булганнар. Мәрхүмнең калдыклары фатирның икенче катында баскыч янында табылган.
Полиция элекке бухгалтер 2017 елның май аенда үлгән, дип исәпли. Моңа фатирдагы 2017 елның 4 май аена булган телевидение программасы ишарәли. Аннары, мәрхүмнең суыткычында яраклылык сроклары 2017 елның май аенда чыга торган тиз бозылучан ризыклар табылган.
Детективлар фикеренчә, мәрхүмнең үлеме – табигый. Аннары, шулкадәр вакыт үткәч, ирнең үлеменең төгәл сәбәбен ачыклау мөмкин түгел икән.
Соңгы тапкыр Алтон табибка 2014 елда мөрәҗәгать иткән. 2017 елдан бирле ул салым түләмәгән, әмма йорт хуҗасы аренда бәясен алуны дәвам иткән, ул торак пособиесеннән (күрәсең, шундый пособие бар) автомат рәвештә күчеп барган. Алтонның туганнарын яисә дусларын да тапмаганнар, аның шәхесен фатирдагы шәхси әйберләре һәм документлар буенча ачыклаганнар.
Ялгызлыкның шул аяныч ягы бар шул. Абынып егылып үлсәң дә, сине югалтучы һәм эзләүче булмас. Бик куркыныч бу, миңа калса...
Чыганак: lenta.ru