Акчарлак аркасында полицияне аякка бастырган

Шулай ярыймы соң инде?

on-desktop.comon-desktop.com
Фото:on-desktop.com

Санкт-Петербургта бер хатын, акчарлакны пилотсыз очучы аппарат дип уйлап,  полицияне аяка бастырган. Бу хакта “Фонтанка” басмасы хәбәр итә.

Басма язуынча, оперативникларга мөрәҗәгать иткән хатын Көньяк Приморье паркы өстендә ак дрон оча, дип аларның хәлләрен алган. Чынында исә әлеге дрон күктә очучы кош булып чыккан.

“Жемчужная плаза” сәүдә үзәге тирәсендә полиция хезмәткәрләре коптерга охшаган нәрсәнедер абайлаган, әмма объект тиз очып киткән, ә якын тирәдә дрон белән идарә итәрдәй беркем дә ачыкланмаган.

Әмма төньяк башкалада яшәүче хатын полицейскийларны нәкъ беспилотник күрдем дип ышандырган, шунда ук интернеттан охшаш дроннар модельләрен дә табып күрсәткән. Аның сүзләренчә, дрон Сосновая Поляна ягына очып киткән. Әмма беспилотникны күргән башка шаһитлар табылмаган.

БПЛА (беспилотный летательный аппарат) турында Петербургның башка районнарында да хәбәр иткәннәр иде. Мәсәлән, Калинин районында яшәүче кеше академик Сахаров исемендәге паркта дрон очырып маташучыны видеога төшергән. Моннан тыш, Приморье проспектында  “кечкенә самолет” күрүчеләр булган.

Ни дияргә инде монда... Илдә барган вакыйгалардан чыгып уяу булу комачауламас, әлбәттә, әмма чаманы онытып җибәрмәсәк иде. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас