Трампны гаепле дип тапканнар

АКШның элеккеге президенты Дональд Трампны Манхэттондагы присяжныйлар суды журналистка һәм язучы Элизабет Джин Кэрроллны көчләргә маташуда гаепле дип тапкан.

rbc.ru Трампны гаепле дип тапканнарrbc.ru Трампны гаепле дип тапканнар
Трампны гаепле дип тапканнарФото:rbc.ru

 

Сәясәтче хәзер аңа 3 миллион доллар компенсация түләргә тиеш. Гомум сумма 5 миллион долларга барып баскан.

Элизабет Джин Кэрролл: “Трамп 1996 елда мине көчләргә маташкан иде”, - дип 2019 елда судка гариза язды. Журналистка әйтүенчә, Трамп бер кызга бүләк сайлаганда аннан ярдәм итүен сорый. Алар эчке кием сатып алу бүлегенә юлланалар. Трамп кызны киеп карау бүлмәсенә чакыра һәм бәйләнә башлый.

Ул вакытта президент вазыйфасын башкарган Трамп бу гаепләүләрнең барсыннан да баш тартты. Ул журналистканы яңа китабын шулай сатарга маташа дип белдерде.

Трампка карата бу беренче генә гаепләү түгел, аңа кадәр “Ученик” телеошоуында катнашкан Саммер Зервос та ил башлыгының гүзәл затларга битараф булмавы турында әйткән иде.

Чыганак; news.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас