

Әлеге вакытта ул 94,9 миллиард сум тәшкил итә. Бу турыда РФ Икътисади үсеш министры Максим Решетников Абу-Даби шәһәрендә үткән еллык инвестиция форумында белдерде. Русия ислам хезмәттәшлеге оешмасы кысаларында да партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерергә әзер, диде ул.
Безнең базарны ташлап чыгып киткән Европа кибетләренең урыннары әлегә буш, бу – бизнесны үстерү өчен яхшы нигез, дип саный министр.
Русия бөтендөнья сәүдә оешмасыннан чыкмаячак. Безнең ил өчен Азия, Якын Көнчыгыш, Африка һәм Латин Америкасы илләре төп партнер булып тора. Русия суднолары күбрәк Төркия, Һиндстан, Кытай, Латин Америкасы, Африка портларына туктый башлаган.
Чыганак;iz.ru