Русиядән куркуларын яшерәләр

Германиянең канцлеры Олаф Шольц Көнбатышка, Русиядән курыкмагыз, дип мөрәҗәгать итте.

edition.cnn.com Русиядән куркуларын яшерәләрedition.cnn.com Русиядән куркуларын яшерәләр
Русиядән куркуларын яшерәләрФото:edition.cnn.com

Мәскәү шәһәрендә үткән Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган Җиңү парады Көнбатыш илләрендә төрле фикерләр уятты. Германиянең канцлеры Олаф Шольц Көнбатышка, Русиядән курыкмагыз, дип мөрәҗәгать итте. Ул РФ Президенты Владимир Путинның үзенең солдатларын, танк һәм ракеталарын күрсәтүенә карата фикерен белдерде.

 Мәскәүдә үткән парадта “Тайфун” һәм “Тигр” бронемашиналары, БМП-2М, С-400 зенит ракета комплексы, “Искандер-М” һәм “Ярс” комплекслары күрсәтелде. Колоннаның башында Т-34 танклары иде.

Шольцның бу мөрәҗәгатеннән соң, Көнбатыш чынлап та Русиядән шүрләгән дигән фикер кала.

НАТОның экс-главкомы Филип Бридлав Көнбатыш исә бу хәрби бәрелештә Украинаның җиңүеннән курка, дип белдерә. “Русия беркайчан да җиңелмәячәк. Европа өчен иң куркынычы – бу сугышта Украина җиңсә, сугыш Европага күчәчәк”, - ди ул.

Чыганак; ria.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас