

Дөньядагы иң күп халык яшәгән ил – Кытайда соңгы 60 елда депопуляция башланган: башка алга киткән илләр кебек анда да бала табучылар саны азая, ә картаючылар саны күбәя башлаган. Үз вакытында Кытай властьлары гаиләдә бердән артык бала тапмаска дигән карар чыгарган иде. Хәзер алар, киресенчә, икътисади кризистан ничек котылырга белми: әгәр илдә халык саны азаю дәвам итсә, киләчәктә эшчеләр саны кимиячәк.
2023 елда Кытайның статистика милли бюросы 1960 елдан алып беренче тапкыр халыкның азаюы турында хәбәр итте. Ил 850 мең кешесен югалткан. Бер хатын-кызга бер бәби туры килә. БМО фаразларына караганда, 2050 елда Кытайда халык саны 1,313 миллиардка, 2100 елда 800 миллион кешегә калуы ихтимал. Халыкның гомере озын, картая, ә бәбиләр тумый. Димәк, эшләүчеләр саны аз булачак.
Заманында партия җитәкчесе Мао Цзедун малайларга өстенлек биреп, кызларны үтерүгә юл куйды. 1980 елдан алып 2010 елга кадәр илдә 20 миллион кыз баланы “югалтканнар”. Бүген илдә ир-атлар хатын-кызларга караганда 30 миллионга күбрәк. 2020 елда үткән халык исәбен алу нәтиҗәләренә караганда, 2019 елда илдә 14,65 миллион бала туган булса, 2020 елда исә 12 миллион гына сабый якты дөньяга килгән. Кытай властьлары яңа сәясәт кысаларында бала тапкан хатын-кызларга салым вычеты кертә, бала тәрбияләүдә һәм укытуда уңайлыклар тудыра, бәби ялын 172 көнгә кадәр озайткан, шулай ук төрле субсидияләр бирү карала башлаган. Әмма властьлар масштаблы реформалар юлына баскалаганчы, бала таба ала торган хатын-кызларның саны елдан-ел кими: 2017 елда аларның саны 170 миллион булса, 2030 елга 110 миллион булачак, дип саныйлар.
Бала үстерү, тәрбияләү, аны укыту бик кыйммәткә төшү сәбәпле, кытайлылар бала табу яклы түгел, чөнки аларда акча җыю гадәте бар: чирләп китсәләр, дәвалану бик кыйммәткә төшә дип, кара көнгә запас салып баралар. Кытай – социалистик ил булса да, анда бушка фатир бирүче, бушка дәвалаучы юк. Малай тәрбияләүче гаиләләрнең мотлак рәвештә запаста түгәрәк суммалары ятарга тиеш. Шуңа да 18-35 яшьлекләр артык финанс авырлыгы, торакның кыйммәт булуы, эш графигының артык кырыс булуы аркасында бала табуны кичектерү яклы.
Чыганак; lenta.ru