Акылсызлык чиге

Польшаның чит илләрдәге географик атамаларны стандартлаштыру буенча комиссиясе Калининград шәһәрен Крулевец дип атау турында белдерде. 

lady-ok.ru Акылсызлык чигеlady-ok.ru Акылсызлык чиге
Акылсызлык чигеФото:lady-ok.ru

 

Кремль бу хыялны русофобия гына түгел, акылсызлык дип бәяли.

Польша Русиягә булган нәфрәтен әледән-әле белдереп тора. 9 майда поляклар Варшава шәһәрендәге Русия илчесе Сергей Андреевка чәчәкләр салырга комачаулык тудырдылар. 22 мең совет  яугире күмелгән зиратта, Андреев әйтүенчә, чәчәкләр салырга килгәндә зират Украина флаглары һәм каршылык акциясенә чыгучылар белән тулган булган. Полиция аларга каршылык күрсәтә алмаган, чөнки бу каршылык акциясе рәсми теркәлгән булган.  

РФ Президентының матбугат сәркәтибе Дмитрий Песков әйтүенчә, бу хәл күп гасырлар буена дәвам итә. Хәтта XVI-XVII гасырлардан бирле күзәтелә.

Калининград шәһәренең тарихын дүрт өлешкә бүлегрә була: 1255 елдга кадәр ул Твангсте исемле була, 1454 елдан 1657 елга кадәр Польшага карый һәм Крулевец була, 1657 елдан 1945 елга кадәр Германиягә карый һәм Кенигсберг исемен йөртә. 1946 елдан ул СССР, соңрак Русия составында һәм Калининград исемендә.

Мәскәүдә үткән Бөек Җиңү парадына Көнбатыш матбугаты үз фикерен белдерде. Тhe New York Post гәзите язуынча, Советлар Союзы икенче бөтендөнья сугышында нацист Германиясен Көнбатышның ярдәме белән җиңеп чыга. Ул вакытта Лондон да, бөтен Европа илләре дә фашизмга каршы берләшә. Тик ни өчен соң 78 ел үткәч алар фашизм яклы булып берләште?

Чыганак; news.rambler.ru

 

 

 

 

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас