Эшче ир ханымны ялгыш адымнан саклап калган

Афәрин!

stroiteh-msk.rustroiteh-msk.ru
Фото:stroiteh-msk.ru

Уфада эшче ир хатынны телефон мошенникларыннан  коткарган. Бу хакта республиканың Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итәләр. Эшче ир хатынның балконында төзелеш эшләре белән булашканда аның телефоннан жуликлар белән сөйләшүен ишеткән.

Мошенниклар фатир хуҗасын имеш тә бурычын (әлбәттә, булмаган бурычын) каплатыр өчен акча күчерергә кирәк, дип күндергән. Полиция мәгълүматлары буенча,  хатын смартфонына махсус программа йөкләгән һәм миллион сумга кредит рәсмиләштереп өлгергән.  Эшче ир акчаларын мошенникларга күчерер өчен  банкомат эзләп чыгып китәргә җыенган ханымны туктаткан. Оста кул фатир хуҗасына  аферистларның киң таралган мошенниклык ысулын җентекләп аңлаткан һәм аны ялгыш адымнан туктатып кала алган. Афәрин!

Җинаять эше кузгатылган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас